Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Башкарма комитетында «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү» милли проектында потенциаль катнашучылар белән киңәшмә узды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова алып барды. Чарада Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча төбәк компетенцияләре үзәге башлыгы, Кама аръягы филиалы җитәкчесе Марат Мәхмүтов һәм Яр Чаллы шәһәренең 20 оешмасы вәкилләре катнашты. Катнашучыларга Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү» милли проектын гамәлгә ашыру, программага керү шартлары, дәүләт ярдәме турында сөйләделәр.

Сишәмбе, 18 июнь 2019, 08:29