Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасында «Экологик проблемаларны чишүдә һәм «Экология» милли проектын тормышка ашыруда автотранспортның роле»  темасына "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Катнашучылар автотранспортның һаваны пычратуын киметүгә, юл проблемаларын хәл итүгә, һава атмосферасы пычрануның югары һәм бик югары дәрәҗәдә булган шәһәрләрдә транспорт системасын камилләштерүгә һәм үстерүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шәһәр җир өсте электротранспортының төп өстенлекләрен, транспортның экологик төрләрен үстерүгә дәүләт идарәсе чараларын билгеләп үттеләр.

«Экология» милли проекты бик амбициоз максатлар куя, һәм бары тик автомобиль сәнәгате һәм транспорт, Фәнни берләшмә, коммерцияле булмаган оешмалар, муниципаль хакимият, Россия Федерациясе башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләренең тырышлыкларын берләштереп кенә без Россия Президенты куйган бурычларны хәл итүгә ирешә алачакбыз», – дип үз фикерен белдерде бу мәсьәлә буенча Дәүләт Думасы комитеты каршындагы автомобиль сәнәгатен һәм махсус техниканы инновацион үстерү буенча эксперт советы рәисе Әлфия Когогина.

Сишәмбе, 18 июнь 2019, 11:05