Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты, анда «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында»гы законны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Ул билгеләп үткәнчә, гражданнар белән мөрәҗәгать итү буенча эш тиешенчә алып барылырга тиеш. Конференциядә Яр Чаллы шәһәре прокуроры Дмитрий Ерпелев, шулай ук Башкарма комитет идарәләре башлыклары катнашты.

Мәсәлән, узган ел Дәүләт Советы җитәкчелеге адресына 2 936 мөрәҗәгать килгән, шуларның 121 е – коллектив, анда биш меңнән артык кеше кул куйган. Быел 1 265 мөрәҗәгать керде, шуларның 68е – коллектив, аңа алты меңнән артык кеше кул куйган. Республика халкы "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына 61 377 заявка бирде. Яр Чаллыда әлеге ресурс аша быел 3 548 гариза теркәлгән, шуларның 2 757се хәл ителгән, бу 78% тәшкил итә. Чаллылыларны барыннан да ешрак территорияне төзекләндерү (1 582 гариза), юлларны карап тоту һәм ремонтлау (1 451 мөрәҗәгать), юл хәрәкәтен оештыру (223 гариза) һәм җәмәгать транспорты хәрәкәте (102 гариза) мәсьәләләре борчый. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаи затларына гражданнарны кабул итүне оештыру турында искәртте.

Наил Мәһдиев утырыш нәтиҗәләре буенча Башкарма комитет коллективына чаллылыларның шикаятен карап тикшерүгә тиешенчә карарга кушты: «Безнең төп бурыч – халык белән эшләү. Без проблемалар һәм конкрет кеше арасында торабыз. Безнең эшчәнлегебезгә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә хокук бозуларга юл куймас өчен җитди хокукый бәя бирә торган прокурорыбыз бар», - дип билгеләде мэр.

Татарстан 2003 елда гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында закон кабул ителгән Россиянең беренче төбәкләреннән берсе булды, карау тәртибе расланды, гариза бирүчеләрне кабул итү регламенты һәм башка оештыру мәсьәләләре билгеләнде.

Сишәмбе, 18 июнь 2019, 16:29