Бу җомга көнне Яр Чаллыда "Күпер астында" җәйге урам музыкасы мәдәнияте фестивале старт ала. 20:00 сәгатьтә чаллылыларны Г. Тукай исемендәге яр буена, хәзер фотокүргәзмә урнашкан күпер астына чакыралар. Бер сәгать дәвамында Чаллының 12 яшь музыканты чыгыш ясаячак. Алар танылган кавер-композицияләр башкарачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, иҗади чарада катнашырга нинди дә булса музыка уен коралында уйнаучы яки җырларга яратучы һәркем килә ала.
Катнашучылар тамашачылар алдында гитарада, фортепиано, скрипкада уйнавын яки билгеле бер көйгә шигырьләр уку талантын күрсәтә алалар. Фестиваль хәрәкәтенә теләсә кайсы концерт яки репетициянең видеосын беркетеп, әлеге сылтама буенча кушылырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 21 июнь 2019, 09:56