Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитеты вәкилләре катнашты. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова алып барды. Киңәшмә барышында агымдагы вәзгыять һәм 2020-2022 елларга җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре фаразлары турында шәһәрнең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләренең икътисадый хезмәтләре җитәкчеләре сөйләде: «КАМАЗ» ААҖ, «С. П. Титов исемендәге Чаллы картон-кәгазь комбинаты, «Домкор Индустрия», «Челны Холод», «Челны Хлеб», «Хайер Фридж Рус».

Сишәмбе, 18 июнь 2019, 16:01