Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең төзелә торган объектларын тикшерүне дәвам итә. Бүген иртән ул җаваплы затлар һәм журналистлар белән бергә Шамил Усманов урамындагы ремонт эшләренең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта Хәсән Туфан проспектыннан Вахитов проспектына кадәр участокта асфальт-бетон катламының түбән катламын җәю эшләре башкарыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, юллар «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында ремонтлана. Эш барышында парковкалар проблемаларын хәл итүгә зур игътибар бирелә. Шамил Усманов урамында 556 парковка урыны барлыкка киләчәк. Моның өчен махсус урыннар бүлеп бирелгән инде.
"Парковкалар өчен урын табабыз икән, машиналар кимемәвен аңлап, аз булса да мондый мөмкинлектән файдаланабыз. Бу барлык зур шәһәрләр проблемасы", – диде Наил Мәһдиев.
Наил Мәһдиев узган атнада Тынычлык проспектындагы юл эшләре барышын тикшергән иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 19 июнь 2019, 08:00