Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чемпионат «КАМАЗ-мастер» спорт үзәге базасында оештырылды. X юбилей чемпионатында югары уку йортларының, урта махсус уку йортларының, шәһәр предприятиеләренең 24 командасы һәм "КАМАЗ" ААҖ заводларының җыелма командалары катнашты. Катнашучылар арасында автогигант ветераннары һәм компаниянең профсоюз лидерлары җыелма командасы бар.

"КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин чемпионатны оештыручы, быел 30 еллыгын билгеләп үтүче «Интеллект» клубына «КАМАЗ-мастер» командасы узышчылары автографлары куелган узышу машинасы моделен бүләк итте.

Интеллектуаль ярышлар "Төп юл буйлап 50 ел" темасына узды.  Уенчыларга 24 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Шулай итеп, катнашучылар, завод төзелеше башында торган кешеләр һәм «КАМАЗ» белән параллель рәвештә Кама елгасы буенда төзелгән шәһәр турында кызыклы фактлар белән таныштылар.

Быел мэрның күчмә Кубогына һәм абсолют чемпион исеменә «Чаллы су каналы» ҖЧҖне тәкъдим итүче «Монооксид дигидрогена» командасы ия булды.

Чәршәмбе, 19 июнь 2019, 08:40