Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Капиталь ремонттан соң сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 67 нче мәктәп тә укучыларын кабул итәргә әзерләнә. Бүген иртән шәһәр мэры Наил Мәһдиев учреждениедә булды һәм объектның әзерлеген бәяләде. Хәзерге вакытта мәгариф учреждениесе территориясендә канализация, су белән тәэмин итү, тәрәзәләр һәм ишекләр системаларын алыштыру, керү төркемнәрен ремонтлау, эчке якта бизү-буяу эшләре алып барыла.

Объектта ремонт эшләре 40 млн сумга баса, монда төзелеш эшләрен Чаллының «СтройТраст» оешмасы башкара. Ике катлы бинада интеллектуаль өлкәдә тайпылышлары булган 210 бала өчен уңайлы шартлар тудырылган. Шулардан 122се мәктәпкә йөри, 48е өйдә белем ала.

Мәгариф учреждениесе директоры Нина Тузова мәктәп коллективы 50 кешедән торуын, шуларның 32се - педагоглар булуын хәбәр итте. Аларның күбесе биредә дистә еллар буе эшли. Мәктәп директоры шәһәр башлыгын яңа кабинетлар, коридорлар, булачак ашханә белән таныштырды.

Мәктәп территориясендә ремонт эшләре 90%ка башкарылган. Төзүчеләргә бинаның фасадын буйыйсы һәм территорияне төзекләндерәсе калды. "Төзекләндерү эшләренә яңа асфальтны да кертергә кирәк, барысы да тиешенчә булырга тиеш. 30-40 ел элек салынган плитәләр яраксыз хәлгә килгән дип уйлыйм. Ремонтка килгән очракта, барысын да сыйфатлы итеп башкару зарур. Гарантия биш ел. Төзүченең телефон номеры сезнең хәтердә булсын. Шалтырату белән алар килеп, барлык кимчелекләрне бетерергә тиеш”, - диде Наил Мәһдиев, мәктәп директорына һәм төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев караган тагын бер капиталь ремонт объекты-ЗЯБ бистәсендә урнашкан 63 нче «Жемчужинка» балалар бакчасы булды. Мәктәпкәчә учреждение 43 ел элек төзелгән һәм шул вакыт эчендә биредә беркайчан да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Биредә шулай ук эшләр 90%ка башкарылган һәм инде ахырына якынлаша. Түбә алыштырылган, керү урыны үзгәртелгән, 12 төркемнең 10 төркеме ремонтланган. Мәктәпкәчә учреждениенең беренче катында җылы идәннәр җәелгән. Бүген кухня һәм кер юу блогында ремонт эшләре бара.

 Гадәттәгечә, мәктәпкәчә учреждениедә капиталь ремонт кысаларында якын-тирә территория төзекләндереләчәк, шулай ук шәһәр казнасыннан бүлмә җиһазлары сатып алуга акча бүлеп биреләчәк.
«Бу аерым игътибар таләп итүче махсус объектлар, чөнки сүз балалар турында бара. Кайбер өстәмә эшләр барлыкка килә, шуны исәпкә алып, төзүчеләр алдында билгеле бер бурычлар куябыз. Капремонт турында сөйләгәндә, без янәшә территорияне тулысынча төзекләндерүне, яңа асфальт җәюне  күздә тотабыз. Сметада юл эшләренә акча каралмаган. Бу акчалар ремонтны сыйфатлы башкару өчен җирле бюджеттан бүлеп бирелә. Сез күрәсез, капиталь ремонттан соң балалар бакчасы яңа сулыш ала», - дип ассызыклап үтте шәһәр башлыгы.

Балалар бакчасын ачу июль урталарында планлаштырыла. 2019 елда Яр Чаллыда барлыгы ике мәктәп һәм тугыз балалар бакчасы капиталь ремонтлана.

Чәршәмбе, 19 июнь 2019, 10:30