Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы шәһәре ЗАГС идарәсе тарафыннан 8 июль көне "Аерылышуларсыз көн" дип игълан ителде. Бу көнне ЗАГС идарәсендә аерылышу турында гариза бирергә теләгән гаилә парларына дуслашырга тәкъдим итәчәкләр. Акциянең төп максаты-гаилә мөнәсәбәтләренең тотрыклылыгын саклау, җәмгыять тормышында гаилә статусын күтәрү, аерылышулар санын киметү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акциянең датасы очраклы сайланмаган. 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Сишәмбе, 2 июль 2019, 16:10