Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында 10нчы мәктәпнең спорт мәйданчыгында «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында һәм уку йортлары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан мәктәп яны лагерьлары арасында җәйге Спартакиада булып узды.

Ярышта 13 команда катнашты. Катнашучылар күңелле эстафеталар уздылар. Аның нәтиҗәләре буенча катнашучы мәктәпләрнең иң яхшы командалары билгеләнде, шулай итеп беренче урынны 64 нче прогимназия һәм 1 нче мәктәп командалары алды. Икенче урында 56 һәм 10 мәктәп командалары, өченче урында 39 һәм 3 мәктәп командалары. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 20 июнь 2019, 09:11