Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында бу елның җәйге сезонында су объектларында массакүләм ял итүнең 13 урынын эшкә җигү планлаштырыла. Бүген Министрлар Кабинетында пляжларның су коену сезонына әзерлеге турында сөйләштеләр. Хәзерге вакытта 11 муниципаль пляж кулланыла, шул исәптән Яр Чаллы шәһәрендәге пляж. 

Су коену сезоны башланганнан бирле идарә су объектларындагы су сыйфатын тикшерде (санитар-химик күрсәткечләргә 52 проба; микробиологик күрсәткечләргә 104 проба; паразитологик күрсәткечләргә 26 проба һәм вирусологик күрсәткечләргә 13 проба). Су объектының санитар кагыйдәләре һәм халык сәламәтлеге өчен куркынычсыз шартлар турында санитар-эпидемиологик бәяләмәне идарә Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре пляжларына гына бирде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инфекцияле су аша күп кенә йогышлы авырулар: кискен эчәк инфекцияләре (дизентерия, сальмонеллез, ротавирус һәм норовирус инфекцияләре, энтеровирус инфекцияләре), төрле вирус инфекцияләре (полиомиелит, аденовирус һәм энтеровирус инфекцияләре), А гепатиты вирусы, холера, лептоспироз, тиф,  А һәм Б парлы тифлары, энтероколитлар һәм башкалар) йогарга мөмкин.

Республика халкына рөхсәт ителмәгән урыннарда коену тыела, чөнки бу кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен потенциаль куркыныч тудыра: мондый урыннар ял итү өчен төзекләндерелмәгән, су төбе тикшерелмәгән, суның сыйфаты гарантияләнмәгән. Статистика нигезендә, суда үлем очракларының 80% ка якыны гражданнарның исерек хәлдә коенуы, шулай ук җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коенуы нәтиҗәсендә килеп чыга. 

Автокала территориясендә рөхсәт бирелмәгән алты ял итү һәм коену урыны бар, алар куркыныч тудыручы зоналар булып тора. Әйтик, узган ел Чаллыда сигез кеше батып үлгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 12,5 %ка күбрәк. Гомумән алганда, 2018 елда ТР су объектларында, узган ел белән чагыштырганда, һәлак булучыларның артуы күзәтелә. Узган җәй эчендә республикада 96 кеше батып үлгән, шуларның алтысы балалар. Коткарып калалмаган 77кешенең тугызы балалар. 

Сишәмбе, 18 июнь 2019, 15:04