Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 июньдә Татарстанда гаилә иминлеген саклау, андагы конфликтларны хәл итү буенча "кайнар линия" эшләячәк. Чаллылылар гаилә конфликтлары, ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карау бурычларын тиешенчә үтәмәү, шулай ук балалар яки өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау очраклары турында хәбәр итә алачаклар.  Автокалада яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләренә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук Төбәк прокуратурасы хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Кайнар линия телефоны 8 (843) 236-00-71. Шалтыратулар 9:00дән 16:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Пәнҗешәмбе, 20 июнь 2019, 16:39