Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 июльдә Иркутск шәһәрендә "Ефәк юлы-2019. Россия-Монголия-Кытай" халыкара ралли-марафоны старт ала. Быел халыкара ярышларда «КАМАЗ-мастер» командасын Андрей Каргинов, Антон Шибалов, Айрат Мәрдиев һәм Сергей Куприянов экипажлары тәкъдим итәчәк. 

Команданы «Ефәк юлы» раллиеның июль стартына әзерләү төгәлләнеп килә. Ул үз эченә яңа техник карарларны гамәлгә кертү һәм җайга салу, экипажларның тренировкалары, шул исәптән штурман һәм механика позициясенә яңа кандидатлар тестын үткәрүне дә ала. 27 июньдә «КАМАЗ-Мастер» командасы спорт машиналары һәм автомобильләре караваны Иркутск шәһәренә юл тотачак. Ярышларга старт биреләчәк шәһәргә 3 нче июль кичендә барып җитү планлаштырыла. 5 һәм 6 июльдә техник һәм административ тикшерүләр узачак.

Җомга, 21 июнь 2019, 08:19