Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте инспекциясе 2019 елның 1 июленнән онлайн-кассаларны куллануның гамәлгә керүе турында искәртә.
Шул уңайдан эшмәкәрләр өчен атна саен дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 10:00 сәгатьтә салым инспекциясендә (Тынычлык проспекты, 21 йорт, 3 кат, актлар залы) оператив контроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «ККТсын куллануның яңа тәртибе» темасына ачык дәресләр үткәрелә. Чара турында тулырак мәгълүматны 30-46-03, 30-44-80, 30-45-83 телефоннары аша алырга була.
Контроль-касса техникасының яңа тәртибе буенча сораулар туган очракта, шулай ук Россия Федерациясенең һәр субъектында төзелгән Россия Федераль салым хезмәтенең оператив штабларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Оператив штабларның элемтә өчен мәгълүматлары Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында https://kkt-online.nalog.ru «Россия Федераль салым хезмәтенең оператив штаблары» бүлегендә урнаштырылган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 19 июньгә Яр Чаллы шәһәрендә 4 335 эшмәкәрнең 1 060ы (24.5 %) онлайн-кассаларын яңа тәртип буенча теркәгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 21 июнь 2019, 08:56