Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

22-23 июньдә Шилнә поселогы районында эшче яшьләрнең хәрби спорт слеты узачак, биредә катнашучылар палаткалы шәһәрчек шартларында ике көн ял итәчәк. Традиция буенча, слетны тантаналы ачу 8:30 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында узачак. Чара XVIII шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре яшьләре Спартакиадасы кысаларында үткәрелә.

Хәрби слетта 11 кешедән торган команда составында шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларыннан яшь хезмәткәрләр көч сынашачак. Аларны бай программа көтә: каршылыклар полосасы, хәрби шәһәрчекләр, «визитка», «сугышчан җырлар» конкурсы, беренчел медицина ярдәме күрсәтү, агачка менү һәм башкалар.

Җомга, 21 июнь 2019, 12:03