Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Идел буе экология компаниясе Мәләкәс елгасы буенда, Кыңгыраулы күпер территориясендә, буаларны  чистарту буенча акция оештырды. 41 нче мәктәп яны лагере экосменасында катнашучылар буаның ярын чистарттылар, алар арасында Һиндстаннан ике кунак, Идел буе экология компаниясе хезмәткәрләре һәм  битараф булмаган шәһәрдәшләр дә бар иде. Чарага барлыгы 45 кеше җәлеп ителде.

Җыештыру чүп-чарны аерым җыю белән барды, барлыгы 40 капчык чамасы чүп җыйдылар. Аерым-аерым җыелган калдыклар сортировкалау узачак һәм эшкәртүгә җибәреләчәк. Акциядә катнашучылар 100 метр яр буе полосасын чистартып, чисталыкны сакларга чакыручы табличкалар ныгыттылар.

Шимбә, 22 июнь 2019, 09:16