Чаллыда «Сәламәт принцип» проектының беренче сезоны тәмамланды. "Выход" квест командасы җиңүче командалар өчен сәгать ярымлык экскурсия әзерләде. Анда үсмерләр тагын бер кат үз осталыкларын күрсәттеләр һәм чыннан да җиңүгә лаек булуларын расладылар.
Экскурсия сынаулардан: табышмаклар, башваткычлар, каршылыклар полосоларыннан торды, катнашучылар аларны бик тиз үтәп чыктылар һәм дипломнарга, сертификатларга, бүләкләргә ия булдылар.
Проектның беренче сезонында 23 команда катнашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 22 июнь 2019, 10:48