Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең күп кенә магистраль урамнарын, белем бирү учреждениеләренә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә илтүче юлларны, квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирүче зур программа – «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы: «Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән шәһәребезгә әлеге программа буенча ел саен зур акчалар бүлеп бирелә», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

Агымдагы елда программага Шамил Усманов урамының бер өлеше кертелгән. Әлеге урамда эшләр 2017 елда башланган иде. Әлеге программа кысаларында ел саен 1 участок ремонтлана. 2017 елда-Нариманов урамыннан Академик Королев урамына кадәр, 2018 елда – Яшьлек проспектыннан Татарстан урамына кадәр, агымдагы елда – Хәсән Туфан проспектыннан Вахитов проспектына кадәр ремонтлана. Эш барышында машиналар йөрү өлешен ремонтлау гына түгел, ә киңәйтү, тротуарларны төзекләндерү дә башкарыла. Әлеге эшләргә 100,00 млн сум каралган. Ремонтлана торган участокта парковка урыннары белән бәйле мәсьәләне хәл итү өчен 20дән артык парковка урынын төзекләндерү планлаштырыла.

Иске Сарман урамы Казан проспектыннан алып ремонтлана, Дорожная урамына кадәр киңәйтелә һәм яктырткычлар урнаштырыла. Әлеге эшләргә 210,00 млн сум акча каралган. Ел саен шәһәрнең сәнәгать зонасында ким дигәндә бер юл ремонтлана. 2017 елда әлеге программа буенча Промышленная урамы,  2018 елда – Техническая урамы буенча юл ремонтланды. Агымдагы елда эш планына Хәсән Туфан урамнары киселешендәге чишелеш кертелде. Әлеге эшләргә 50,00 млн сум күләмендә акча каралган.

Машиналар йөрү өлешен ремонтлаудан тыш, эшләр барышында су җыю урыннарын төзекләндерү, барьер коймалар урнаштыру һәм тышкы яктырту баганаларын төзекләндерү эшләре дә башкарыла.

Узган еллардагы кебек үк, 2019 елга капиталь ремонт һәм төзелеш программаларына кертелгән квартал эчендәге юлларны, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләренә керү юлларын ремонтлау эшләре башкарылачак. Әлеге эшләрне финанслау суммасы 300 млн сум тәшкил итә.

"Мондый чараларны шәһәр беркайчан да күрмәгән. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан принципиаль позиция һәм аңлау нәтиҗәсендә, соңгы елда Чаллы шәһәре юлларны ремонтлау һәм карап тоту планында яхшы күренә. Мондый хәл шәһәр тарихында беркайчан да булганы юк иде. Президент акчаларны бүлеп бирә, әмма аларны хуҗалык эшләрендә кулланырга кирәк", – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 10:17