Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия яшен арттыру, Россия Федерациясе законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, хезмәт базарында пенсия яшенә кадәрге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләре билгеләнгән. Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә пенсия яшендәге 326 граждан эш эзләүче буларак исәпкә куелган. 2018 елның шушы ук чорында 134 кеше мөрәҗәгать иткән булган. Мөрәҗәгатьләрнең үсүе пенсия яшен һәм эшсезлек буенча пособиеләр күләмен арттыру белән бәйле.

Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова сүзләренә караганда, әлеге категория гражданнар өчен эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләме 850 сумнан 1500 сумга кадәр һәм билгеле бер шартларны үтәгәндә 4900 сумнан 11280 сумга кадәр күтәрелгән (хезмәт мөнәсәбәтләре чоры –  26 атнадан да ким булмаган вакыт эчендә 12 ай дәвамында эшсез калуны исәпкә алып).

Ел башыннан 114 кеше эшкә урнаштырылган, эшсезләрдән 18 кеше «1С: Предприятие» программасын өйрәнү белән ПЭВМ кулланучы, ландшафт дизайны, проект-смета эше буенча инженер, тегүче, электрик, каравылчы һөнәрләре буенча һөнәри белем алуга җибәрелгән. 

"Шәхси предприятиеләрнең без сөйләшә торган категорияләрдән бер, ике, биш кешене эшкә алырга мөмкинлекләре бардыр. Өстәвенә, аларны өйрәтәләр, укыталар, сез дә өйрәтерсез", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

«КАМАЗ» ААҖ, Мәктәп туклануы, «Челны-Холод» предприятиеләре пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту чараларын гамәлгә ашыруга керештеләр инде, предприятиеләрнең 269 хезмәткәре программалар һәм һөнәрләр буенча белем ала: Россия Федерациясенең граждан, салым һәм бухгалтер законнарындагы үзгәрешләр; сәнәгать предприятиесе персоналының эш нәтиҗәлелеген арттыруның база инструментлары; киң профильле станокчы; ЭВМ операторы; сәүдә һәм суыткыч җайланмалары буенча электромеханик; пешекче һәм башкалар. Барлыгы 526 кешене укыту планлаштырыла.

Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 09:52