Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елга 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен матди ярдәмгә 4100,4 мең сум акча бүлеп бирелгән һәм муниципаль бюджеттан 7725,1 мең сум күләмендә яшүсмерләргә хезмәт хакы түләү өчен акча юнәлтелгән.

Бүгенге көндә 2952 эш урыны өчен 30 килешү төзелгән, шуларның 2се-җирле бюджет акчасы хисабына укучы һәм студент яшьләрне эш белән тәэмин итү үзәге белән 2400 эш урыны һәм 28 килешү эш бирүче акчасы хисабына 552 эш урынына.

Ел башыннан «Кориб», «Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты», Чаллы ТЭЦ һәм Түбән Кама ГЭСы, «Чаллы икмәге сәүдә йорты», «ТАТПРОФ» акционерлык җәмгыяте, «КАМАЗ» пресс-рама заводы, шәһәрнең бюджет оешмалары һәм башкалар, курьер, төрле эшчелер, җыючы-төрүче, ярдәмче эшче  профессияләре буенча 1236 яшүсмер эшкә урнаштырылган.

Балигъ булмаган балаларны эшкә урнаштыру буенча төп эш төрләре: территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү, мәктәп җиһазларын, спорт һәм балалар мәйданчыкларын ремонтлау һәм курьер эше. Бюджет оешмаларына эшкә урнашкан яшүсмерләр көненә 2 сәгать эшли. Шулай итеп, июль аенда эшләнгән ай эчендә яшүсмер 4320 сум (2820 сумы - хезмәт хакы, 1500 сумы - матди ярдәм) алачак.

Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 11:16