Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган ял көннәрендә Яр Чаллыда пляж волейболы буенча ачык турнир узды. Уен мәйданчыгы Габдулла Тукай исемендәге яр буе территориясендә урнашты. Ярышларда Яр Чаллы, Минзәлә һәм Түбән Кама шәһәрләреннән, өч уенчы составында 12 команда катнашты. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре волейбол федерациясенең попечительлек Советы Рәисе, "Союз-Регион" компанияләр төркеме генераль директоры Андрей Ляпунов катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча 4 нче урынны «Титан» командасы (Түбән Кама), 3 урынны – «Фантазерлар» (Яр Чаллы), 2 урынны – «Леди һәм Джентельмены» (Яр Чаллы) командалары яулады. Җиңүче булып Яр Яаллыдан «Спарта» командасы танылды.

Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 12:03