Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Бердәм Россия" партиясе Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Җиңү диктанты» Бөтенроссия тарихи акциясенең 10 җиңүчесен бүләкләде. Акция барышында катнашучылар иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: кыска гына вакыт эчендә максималь балл җыйдылар. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Поклонная тавында урнашкан Бөек Ватан сугышы үзәк музеенда узды. 

Яр Чаллының 2 нче гимназиясендә укучы Булат Заһретдинов "Җиңү диктанты"ның федераль җиңүчеләре унлыгына керде. Ул 100 меңнән артык катнашучы арасыннан бер хата да ясамаучы һәм 20 биремне тиз арада үтәүче булып тора. Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучысының абсолют рекорды – биш минут, гәрчә диктант язу өчен 45 минут вакыт бирелгән булса да.

Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 11:37