Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Өмә Бөтендөнья сулыкларны чистарту көненә багышланды. Активистлар яр буе территориясен һәм сулыкларны чистарттылар. Чарада 40тан артык кеше – волонтерлар, мәктәп укучылары, "Мусора. Больше.Нет" иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре актив катнашты. Барлыгы 40 капчык чүп-чар, шулай ук зур габаритлы чүп-чар, ауган агачлар, покрышкалар, пенопласт кисәкләре җыелды. Җыештыру азагында чистартылган территориядә табличкалар беркетелде, алар табигатьне сакларга һәм чүп-чар ташламаска өндәп торалар.

Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 11:54