Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы өч номинация буенча «Бер дулкында» премиясенең иҗтимагый тавыш бирү эшен башлап җибәрде: «Креативлык», «Традицияләргә тугры калу» һәм «Активлык». Чараның  «Традицияләргә тугры калу» номинациясе буенча Чаллының «Нур» яшьләр үзәге һәм «Диалог» психологик - педагогик ярдәм үзәге көч сынашты. Номинация яшьләр сәясәте өлкәсендә кадрларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 

Әлеге номинациядә премия узган елда яшьләр белән эшләү буенча иң яхшы тәҗрибәне саклаган һәм яңадан торгызган өчен кешегә яки коллективка бирелә. Номинантлар нибары бишәү. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, "ВК "да төркемнең язылучылары биргән тавыш исәпкә алыначак. 

Моннан тыш, «Ел шәхесе» номинациясендә финалга «Нур» яшьләр үзәге директоры урынбасары Евгений Сироткин, «Ел проекты» номинациясендә - «Атмосфера» коммерциячел булмаган оешманың «Гади биюләр» проекты, «Ел вакыйгасы» номинациясендә - «Интеллект» интеллектуаль чемпионаты һәм «UP&GO» яшүсмерләр клублары үзәгенең «UP & GO» яшьләр фестивале узды.

Чаллылылар өчен бу сылтама аша кереп тавыш калдырырга була. Тавыш бирү 25 июньдә 18:00 сәгатьтә тәмамланачак.

Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 13:16