Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган ял көннәрендә Кече Шилнә бистәсендә эшче яшьләрнең хәрби-спорт слеты узды. Автокала предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре палаткалар шәһәрчеге шартларында спорт һәм иҗади конкурсларда катнашып, ике көн үткәрде.

Слетны тантаналы ачу традиция буенча «Ватан-ана» мемориалы янында узды. Катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм "мәңгелек ут"ка чәчәкләр салдылар.

Слетта предприятиеләрнең 12 командасы катнашты: "Ремдизель" АҖ, «КАМАЗ» ТФК, «Бигеш» аэропорты, «Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы ТЭЦы, «КАМАЗ» ААҖ кою заводы, «Татэнерго» АҖ филиалы, Чаллы җылылык челтәрләре, «КАМАЗ» ААҖ Фәнни-техник үзәге, «Жилэнергосервис», «Челны-Бройлер», «Электротранспорт», «КАМАЗ» ААҖ пресс-рама заводы, «КАМАЗ» ААҖ ремонт-инструменталь заводы.

Катнашучыларны бик бай программа каршылады: каршылыклар полосасы, хәрби шәһәрчекләр, «Визитка», «хәрби җыр» конкурсы, беренче медицина ярдәме күрсәтү, автоматлар сүтү-җыю, ату, агачка менү һәм башка бик күп нәрсәләр.

Сынаулар нәтиҗәләре буенча барлык ярышларда да җиңүчеләр билгеләнде. Хәрби-спорт слетының абсолют җиңүчесе һәм Кубокка ия булучы дип «КАМАЗ» ААҖ ремонт-инструменталь заводы командасы табылды, 2 нче урынны «КАМАЗ» ААҖ пресс-рама заводы командасы алды, 3 нче урынны «Челны-Бройлер» һәм Чаллы ТЭЦы предприятиеләре командалары бүлеште.

Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 14:21