Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Вәли улы Дышин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм шәһәр Советы депутаты Альберт Петров котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Габдрахман Вәли улы Дышин Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда тракторчы, комбайнчы булып эшли. 1955 елда Вәсилә Ситдыйк кызына өйләнә. 1960 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Габдрахман Вәли улы «Камдорстрой» предприятиесендә шофер булып эшли. Тормыш иптәше белән ике бала үстергәннәр, дүрт оныклары бар.

Габдрахман Вәли улы Бөек Ватан сугышы ветераны, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 16:57