Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда эшлекле визит белән Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы экспертлары төркеме һәм Инвестицион-төзелеш проектлары фонды вәкиле булып китте. Делегация төп канализация 07 коллекторын капиталь ремонтлау эшләренең барышы белән танышты.

Чаллының төп 07 нче коллектор канализациясе 1974 елда файдалануга тапшырыла. Коллекторның «шәһәр» өлешендәге гомуми озынлыгы 17,9 км тәшкил итә. 2016 елга аның 41% ы кискен хәлдә (бетонның эчке саклагыч катламы, арматураның беренче катламы җимерелгән, арматураның икенче катламында коррозия бар һәм тышкы бетон катламы өлешчә җимерек һәм башкалар).

«Әгәр мондый хәлдә алга таба да файдалансак, 2023 елга тузу 80%тан артачак. 2026 елга канализация коллекторының тузуы 100% тәшкил итәчәк. Ягъни аны эксплуатацияләү мөмкин булмый диярлек. Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы, Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгының актив эше ярдәмендә без бу проектка эләгә алдык», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - «Зур эш башкарылды. Бу катлаулы инженер корылмасы, ул зур финанс чыгымнарын таләп итә».

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы - «Россиядә ТКХ реформасы» проектында катнашучы 10 муниципаль берәмлек арасында беренче этапны вакытыннан алда уңышлы үтүче шәһәрләрнең берсе. Шәһәр тарафыннан проектта катнашу өчен барлык шартлар да үтәлгән. Киләсе этапта аның су һәм канализация челтәрләрен яңарту буенча биш проект уңышлы якланды. Алар барысы да инспекция тикшерүләре генә түгел, халыкара банк белгечләре тарафыннан да югары бәя алды. РФ Хөкүмәте төп шәһәр канализация коллекторына капиталь ремонт үткәрүне финансларга дигән карар кабул итте. 2018 елның мартында «Россиядә ТКХ реформасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми озынлыгы 8,4 км булган коллекторның 47 участогында капиталь ремонт эшләре башкару буенча контракт төзелде.

 Проект Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы тарафыннан Россия Федерациясе акчаларыннан өстәмә финанслауны җәлеп итеп, 2010 елда имзаланган килешү нигезендә төзелгән заем акчалары хисабына тормышка ашырыла.

«Шәһәр әлеге проектны яклаганда һәм аның әһәмиятен аңлаткан вакытта, монда ниндидер кимчелекләр нәтиҗәсендә авария хәлендә калу төп аспект булып торды. Чөнки объектта өзеклек-шәһәр өчен экологик һәлакәт. Моңа кадәр коллекторның кайбер участоклары гына алыштырылса, бу проектны оештыру бөтен коллекторны алыштырырга мөмкинлек бирә һәм шәһәр якындагы 50 елга проблемадан арыначак», – дип өстәде Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы шәһәр үсеше проектлары координаторы, РФ резиденты Татьяна Шадрунова.

Халыкара реконструкция һәм үсеш банкының су белән тәэмин итү буенча өлкән белгече, Хорватия Республикасы резиденты Степан Габрич сүзләренә караганда, төзелеш мәйданчыгы һәм эшләр тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Бүгенге көндә эшләрнең 6 кмдан артыгы тәмамланган, 481,5 м торба салынган.

Сишәмбе, 25 июнь 2019, 13:20