Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Екатерина Семеновна Волостнова һәм Зинаида Яковлевна Перепелкина юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул итәләр. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, шулай ук ТИҮ рәисе Елизавета Глухова да кушылды.

Алексеевск районы Ромодан авылында туган Екатерина Семеновна Волостновага 95 яшь тулды. Екатерина Семеновна Бөек Ватан сугышы елларыннан алып, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр туган авылы колхозында эшли.

1994 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Екатерина Семеновна 2 бала тәрбияләп үстергән, 4 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

"1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Шулай ук бу көннәрдә Башкортстанның Александровка авылында туган Зинаида Яковлевна Перепелкинага да 90 яшь тулды.

Бөек Ватан сугышы елларында Зинаида Яковлевна туган авылы совхозында эшли. 1948 елда Төркмәнстанның Сакар шәһәренә күчеп килә, анда кияүгә чыга.

1949 елда Казахстан Республикасының Талдыкорган шәһәренә килә, анда төзелеш-монтаж идарәсендә баш хисапчы булып эшли. 1955 елда Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә. Зинаида Яковлевна 3 бала тәрбияләп үстергән, 6 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

"1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 25 июнь 2019, 14:10