Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Төрекмәнстан 2 мең "КАМАЗ" йөк машинасы сатып алырга әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төрекмәнстан лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәтов белән очрашуда хәбәр итте.

"Камаз белән без бүген төрле модификациядәге 2 мең берәмлек автотехника сатып алу турында килешү имзалыйбыз һәм киләчәктә дә планлаштырачакбыз... Матди-техник база буенча сервис мәсьәләләрен көчәйтергә кирәк", - диде Бердымөхәммәтов. Ул шулай ук Төрекмәнстанның ике өлкәсендә әлегә «КАМАЗ»ның сервис үзәкләре юк, бу кулланучылар өчен уңайсызлыклар тудыра, дип билгеләп үтте.

Сишәмбе, 25 июнь 2019, 10:06