"Тулпар" мәктәбе тәрбияләнүчеләреннән торган Татарстан Республикасының ат туризмы буенча җыелма командасы ат дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Россия Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Ярышлар Самара өлкәсенең Жигули авылында узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җыелма команда Россия Федерациясе субъектлары арасында гомумкоманда зачетында 3 нче урынга иреште. Кыска дистанциядә шәхси зачетта Валентина Морозова да 3 нче урынны алды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 26 июнь 2019, 09:59