Мы в социальных сетях

"Саф һавада белем" проекты быел Г. Тукай яр буе амфитеатрында старт ала. Беренче лекция яңа мәгълүмати көндәлеккә җайлашуга багышлана. Лектор буларак, фәлсәфи фәннәр кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты доценты Марина Яковлева чакырылган. Ул 28 июньдә 18:30 сәгатьтә "Экранда кеше: мәгълүмати көндәлеккә җайлашу" темасы белән чыгыш ясаячак. Очрашу бер сәгать дәвам итәчәк. Чарада катнашу ирекле.

Җомга, 28 июнь 2019, 08:40