Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда мәгариф тармагы эшенә йомгак ясалды. Хисап киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, район башлыклары һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

"Гадәттәгечә Чаллы шәһәренең мәгариф системасы соңгы елларда Татарстан Республикасында иң яхшыларның берсе булып тора. Россия субъектлары арасында республиканың тоткан позицияләрен истә тотып, Россия Федерациясендә дә дип уйлыйм", – диде Наил Мәһдиев киңәшмәне ачып. – Республикада да лидерлар бар, без алар арасына керәбез һәм бу шатлыклы күренеш. Әмма проблемалар да юк түгел, алар турында да бик яхшы беләбез һәм бу турыда сөйләргә кирәк".

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов: «Бүген мәгариф системасында барган барлык үзгәрешләр: инфраструктура, стандартлар, технологияләр – тәрбияләнүчеләр, укучылар, студентлар үзләренең потенциалын мөмкин кадәр гамәлгә ашырсыннар, заманча икътисад һәм тормыш шартларында аларны социальләштерсеннәр, адекват нәтиҗәләргә ирешсеннәр өчен юнәлеш булырга тиеш», – дип билгеләде ул.

Шулай итеп, бүгенге көндә балалар бакчаларында 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 100% бала һәм 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге 34,9% мәктәпкәчә яшьтәге балалар урыннар белән тәэмин ителгән. Ясле яшендәгеләр өчен өстәмә мәктәпкәчә урыннар булдыру федераль программасы хисабына шәһәрдә 1 440 урынга исәпләнгән алты балалар бакчасы төзелә, шуларның 780 урыны 2-3 яшьлек балалар өчен билгеләнгән. Тагын 7 балалар бакчасы 2020 елга (дүрт балалар бакчасы) һәм 2021 елга (өч балалар бакчасы) төзү планлаштырыла.

11 нче сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләренә башлангыч анализ күрсәткәнчә, барлык фәннәр буенча уртача балл, француз теле һәм җәмгыять белеменнән тыш, узган елгы һәм республика күрсәткечләреннән югарырак. 2019 елда 25 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 балл җыйган.

«Соңгы көннәрдә әти-әниләрдән 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарту турында шикаятьләр килә башлады. Кайбер учреждениеләр җитәкчеләре аттестатында яхшы билгеләр генә булган, имтиханнарын  4 һәм 5кә генә тапшырган укучыларны да кабул итүдән баш тартканы ачыкланды. Исегезгә төшерәм, тугызынчы сыйныфның нәтиҗәсе – хөрмәтле җитәкчеләр, алдагы һәм хәзерге белем бирү нәтиҗәләре өчен сез җаваплылык аласыз. Сезнең бурыч унынчы сыйныфларны тулыландыру гына түгел, ә балаларны урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең бюджет урыннарына урнаштыру да», – дип ассызыклады Рамил Хәлимов.

Докладта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары шулай ук балаларга профильле белем бирү мәсьәләсен, укытучылар составының эшен һәм алга таба үсеш планнарын чагылдырды.

Наил Мәһдиев мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә көчле һәм көчсез якларны ачыклау өчен өстәмә анализ ясау үтенече белән мөрәҗәгать итте. "Минем уйлавымча, бу коллектив белән бергә, сезнең команда белән бергә, үз мөмкинлекләрегезне бәяләү мөһим. Тәнкыйди караш белән карагыз. Рейтинглары елдан-ел артучы мәктәпләр дә бар, шул ук вакытта гимназия булмасалар да", - диде шәһәр башлыгы. – Без дә нәтиҗәләр елдан-ел яхшырып, мәгариф өлкәсе әйдәп баручыларның берсе  булуын телибез. 2019-2020 еллар амбицияле булырга тиеш. Безнең шәһәр һәрвакыт амбициоз булды, бу яхшы мәгънәдә. Шул амбицияләрне, әйдәгез, алга таба да үстерик".

Чара ахырында тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. 

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе Олег Канаковка фотолар өчен рәхмәт белдерә.

Пәнҗешәмбе, 27 июнь 2019, 15:47