Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы эшмәкәрләренә контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә күчү турында искәртәләр. Салым түләүчеләргә, аларның онлайн-касса сатып алуга салым тотып калынган акчаны куллану хокукларын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү өчен, 29 һәм 30 июнь көннәрендә 08:00дән 17:00 сәгатькә кадәр Федераль салым хезмәте инспекциясендә контроль-касса техникасы  регистрацияләнәчәк.  Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Чаллыда мондый ысулга күчәргә тиешле 3 444 эшмәкәрнең нибары 1 550е генә (45 %) яңа тәртип буенча онлайн-кассаларны теркәгән.

1 июльдән башлап онлайн-кассаларны наемсыз ваклап сату яки җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче  ЕНВД белән эшләүче шәхси эшмәкәрләр; ЕНВДда һәм патентта эшләүче шәхси эшмәкәрләр; вендинг белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрдән башка шәхси эшмәкәрләр (сәүдә автоматларыннан файдаланып); транспорт чарасы салонында йөртү документлары (билетлар) һәм җәмәгать транспортында йөрү өчен талоннар сатканда оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр кулланырга тиеш.

Тулырак мәгълүматны 30-46-03, 30-44-80, 30-45-83 телефоннары аша белергә була.

Пәнҗешәмбе, 27 июнь 2019, 08:24