Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан территориясендә "Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы республика акциясе уза. Яр Чаллыда әлеге акция кысаларында күп кенә чаралар үткәрелде: гражданнар күпләп җыелу урыннарын тикшерү буенча профилактик рейдлар, мәктәпләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм яшүсмерләрдә наркотикларга тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән лекцияләр белән чыгышлар.

"Радуга" сәламәтләндерү лагеренда наркоконтроль бүлегенең полиция хезмәткәрләре һәм Чаллының «ФОРПОСТ» яшьләр ирекле берләшмәсе әгъзалары яшүсмерләр арасында Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган  ярышлар оештырдылар. 3 мең метр озынлыктагы җиңел атлетика ярышында 80 кеше катнашты. Кросстан тыш башка ярышлар да үткәрелде: авыр йөк белән йөгерү, шәхси саклану чараларын кию, Калашников автоматын сүтеп җыю һ. б.

Ярышлар тәмамланганнан соң мәктәп укучылары наркомания проблемасы буенча «түгәрәк өстәл»дә актив катнашты. Кинолог белән өйрәтелгән эт тыелган матдәләр яшерелгән урыннарны табу осталыгын күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга да мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 27 июнь 2019, 11:50