Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэриясендә транспорт предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Очрашуда 2019 елның I яртыеллыгында транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү буенча күрсәткечләр турында фикер алыштылар. Башкарма комитет тарафыннан күрелә торган чаралар гражданнарның ташламалы категориясе өчен транспорт мөмкинлеген яхшыртырга мөмкинлек бирде: бакчаларга йөрүне түләү ысулын үзгәртү пассажирлар агымын арттыруга китерде. Хәзерге вакытта тариф дәрәҗәсе элеккечә калды. Әмма пассажирлар йөртүчеләр планлы нәтиҗәләргә ирешә алмаган кайбер күрсәткечләр дә бар. Аларга расписание үтәлеше, пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасы керә. Гыйнвардан май аена кадәр машина йөртүчеләрнең дорфалыгына карата шикаятьләр саны кимегән, әмма 2019 елның маеннан хәлләр үзгәрә һәм транспорт һәм элемтә бүлегенә машина йөртүчеләрнең үз-үзләрен тотышларына бәйле кисәтүләр ике тапкыр күбрәк килә башлый. 

Транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Руслан Ибраһимов пассажирлар йөртүчеләр белән берлектә машина йөртүчеләр адресына юлланган мөрәҗәгатьләрне карады. Мөрәҗәгатьләрнең бер өлеше фактта расланмады. Калганнары буенча конкрет чаралар күрелде. Әйтик, Чаллы шәһәре администрациясе төркеменә соңгы дүрт көн эчендә ике тапкыр машина йөртүчеләрнең  дорфалыгы турында мөрәҗәгатьләр килде. Өлкән буын хатын-кызлары транспорт карталарын куллану аркасында үз адресына тупас мөнәсәбәт белән очрашкан. Нәтиҗәдә, «Пассажирлар йөртү» җәмгыяте генераль директоры, «Кама пассажир йөртүчеләр берлеге» партнерлыгы рәисе Николай Тятюшкин беренче очракта, хезмәткәрне эштән куарга, икенчесендә маршруттан төшерергә карар кылган.  Шулай ук предприятиедә машина йөртүчеләр составы белән эшләү буенча җаваплы кешеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителә. Николай Тятюшкин хезмәт күрсәтү культурасын күтәрү буенча икенче яртыеллыкка чаралар планын тәкъдим итәргә йөкләмә алды.

Руслан Ибраһимов транспорт компанияләре җитәкчеләренә пассажирлар белән низаглы хәлләрне бетерү буенча коллективларда системалы эш төзергә киңәш итте. Шуны да искәртик: бүген барлык автобусларда да видеокүзәтү системалары урнаштырылган, алар барган вакыйгаларны теркәп, мәгълүмат тиз арада алынган очракта, видеоязмаларны карарга мөмкинлек бирә. Видеоязманы саклау срогы - бер тәүлек. Шулай ук автобусларда транспорт бүлеге һәм предприятие җитәкчеләре телефоннары күрсәтелгән, алар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (30-57-95, 30-57-94). 

Сыйфатлы хезмәт күрсәтүнең мөһим критерийларына йогынты ясаучы булып расписаниене үтәү тора. Ул "Электротранспорт" ҖЧҖ тарафыннан 98%ка башкарыла.  Бу күрсәткеч - илдә иң югарыларның берсе. Шул ук вакытта автобусларда әлеге күрсәткеч түбәнрәк, чөнки Яр Чаллыда "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты буенча ремонт эшләре бара. "Пассажирлар йөртү" ҖЧҖ һәм "Электротранспорт" МУП җитәкчеләренә юл эшләре үткәрүне исәпкә алып, расписаниегә төзәтмәләр кертү һәм транспорт агымы күп булган сәгатьләрдә смена алмашу рөхсәт ителми торган йөкләмәләр бирелде.

Пәнҗешәмбе, 27 июнь 2019, 14:52