Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Элеватор тавы халкы бистә бәйрәмен билгеләп үтте. Төп тантана "Кызыл тау" мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узды. Чаллылыларны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Дәүләт Советы депутаты, С. П. Титов исемендәге КБК генераль директоры Андрей Фомичев сәламләде.

Бәйрәм программасын бистәдә яшәүче, шәһәрнең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды. Ул элеватор һәм бистә барлыкка килүнең тарихи вакыйгалары турында сөйләде. Концерт программасында "Энергетик" мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм җырчылары катнашты. Бәйрәм сәхнәсендә «Иң яхшы ишегалды» конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына, бистә активистларына, шулай ук элеватор алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чарасын "Элеватор тавы" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Рәис Саттаров Комсомол районы хакимияте ярдәме белән оештырды.

Пәнҗешәмбе, 27 июнь 2019, 15:13