Яр Чаллыда чыгарылыш кичәләре дәвам итә. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназияне тәмамлаучылар хөрмәтенә оештырылган тантаналы чарада катнашты. Шәһәр башлыгы өч сыйныфның чыгарылыш укучыларына урта гомуми белем турында аттестатлар тапшырды.
![](/upload/files/user/выпускной.jpg)
![](/upload/files/user/выпускной_2.jpg)
"
Һәр гаилә тормышына тагын бер матур сәхифә өстәлде, балаларның балачаклары тәмамланды, дип әйтә алабыз. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең балаларыбыз Татарстан Республикасының, шәһәребезнең, хәтта илебезнең иң яхшы гимназияләренең берсендә укыды", – диде
Наил Мәһдиев. –
Хөрмәтле укучылар, сез ирешкән яхшы нәтиҗәләр сезнең тырышлыктан башка булмас иде. Сезнең бу нәтиҗәләрегез – сезгә башыгызны горур тотып, хыялларыгызны тормышка ашырырга, югары уку йортларына укырга керергә, күңелегезгә ошаган һөнәр сайларга мөмкинлек бирүче нәтиҗәләр".
![](/upload/files/user/выпуск_3.jpg)
![](/upload/files/user/выпуск_4.jpg)
Яр Чаллыда быел 1 910 унберенче сыйныф укучысы чыгарыла. БДИ нәтиҗәләре буенча 25 укучы иң югары баллны җыйды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.