Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Антонина Григорьевна Бельчева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне аңа Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов тапшырдылар.

Антонина Григорьевна Смоленск өлкәсенең Таганкино авылында туа. Урта мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Тула өлкәсенең шырпы фабрикасы һәм химия комбинатында эшләгән. 1948 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Бельчев Дмитрий Владимировичка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Антонина Григорьевна "Тяжпромарматура" заводында эшли. 1997 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Җомга, 28 июнь 2019, 09:20