Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» Шәһәр Советы карары проекты буенча җәмәгать тыңлаулары 3 июльдә 14:00 сәгатьтә шәһәр мэриясенең 400 залында узачак.

2019 елның 23 маендагы 31/13 санлы Шәһәр Советы карары белән шәһәр Уставына 12 үзгәреш кертү тәкъдим ителә. Үзгәрешләр проекты белән тулырак биредә танышырга мөмкин. Муниципалитет масштабында югары юридик көчкә ия булган документны актуальләштерү республика һәм федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле.

Уставка кертелүче үзгәрешләр һәм өстәмәләр карар проекты  Шәһәр Советы тарафыннан гомуми утырышта расланып, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлгәннән соң юридик көчкә ия була.

Сишәмбе, 2 июль 2019, 16:49