Бүген Яр Чаллыда предприятиенең 40 еллыгы уңаеннан Түбән Кама ГЭСы стеласын тантаналы рәвештә ачтылар. Скульптур композиция ГЭС бистәсендә, Гидротөзүчеләр урамы һәм Хөсәен Ямашев бульвары киселешендә урнаштырылды. Истәлекле монументны ачу тантанасына Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Тантаналы чарада шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Татэнерго» генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, автокала энергетика тармагы ветераннары катнашты.
Стела Түбән Кама гидроузелын төзүдә катнашкан гидроэнергетиклар, монтажчылар, көйләүчеләр, төзүчеләр исемнәрен мәңгеләштерде. Мемориаль стендларда Түбән Кама ГЭСын проектлаучыларның, эшләтеп җибәрүчеләрнең фамилияләре «Алар киләчәк буыннарның рәхмәтле хәтеренә лаек» дип язылган мемориаль стендларда чагылдырылган.
Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, җыелучылар алдында чыгыш ясап, төзүчеләргә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде: «Шәһәр тормышы икътисадтан, бюджеттан, юллар төзүдән генә түгел, ул безне гомеребез буе әйдәп баручы мөһим символлардан да тора. Үткәнен хәтерләмәгән кешенең киләчәге юк. Чаллы шәһәре бүген дә ныклы адымнар белән алга атлый, үткәннәрен хәтерли һәм киләчәккә ышаныч белән карый», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 28 июнь 2019, 12:38