Яр Чаллыда Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында беренче интерактив мәйданчыклар ачылды. Сәгать 12:00дә Чулман проспекты территориясеннән шәһәр мәйданына кадәр брэйк-данс һәм граффити фестивальләре старт алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Chelnybreakersfest фестивале Чаллыда беренче тапкыр уза. Әйтик, брейк-данс стилендә биюләрдә 100гә якын кеше ярышырга теләк белдергән. Иң яшь катнашучыга - 4 яшь.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 29 июнь 2019, 12:26