Кичә Казанда Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасында #НаОднойВолне дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә кадрларга ярдәм итү буенча беренче республика премиясе җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы «Московский» мәдәният үзәгендә узды. Премия җиңүчеләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова бүләкләделәр. Премиягә Татарстанның барлык районнары вәкилләре, шул исәптән Чаллыдан 17 кешедән торган делегация дә җыелган иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 28 июнь 2019, 17:01