Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Зимфира Нургали кызы Мәнәпова 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбиляр Норлат районының Түбән Норлат авылында туа. Сугыш елларында һәм пенсиягә чыкканчы, тимер юлларда, Нурлат шәһәренең төзелеш идарәсендә эшләгән. 2003 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Зимфирә Нургали кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей даталарына медальләре бар. Ветеран РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Руслан Козадаев да кушылды.

Җомга, 28 июнь 2019, 17:24