Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев чаллылыларны Яшьләр көне белән котлады: "Бу безнең шәһәр өчен үзенчәлекле бәйрәм. Моннан 50 ел элек КамАЗ төзелеше чорында шәһәребез Советлар Союзында иң яше иде. Безнең шәһәрнең уртача яше 24 яшь иде. Һәм бу аеруча энергетика, аерым ритм, чаллылыларның максатчанлыгы бүген безнең шәһәребезне озата бара. Бүген дә Яр Чаллы яшьләре үзләренең ата-бабалары традицияләрен дәвам итә, дип әйтергә телибез. Шәһәребез яшьләре бүген Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә тормышның күп кенә өлкәләрендә - мәгариф, мәдәният, спорт, җитештерү, ИТ-технологияләр өлкәсендә лидер булып тора. Без Чаллы яшьләре белән горурланабыз, үзебезнең яшьләребезне яратабыз. Мин  шәһәребездәге бу искиткеч энергетиканың алга таба да актив үсүен теләр идем. Үзегез өчен иң югары максатлар куегыз, иҗат итегез, яратыгыз, шатланыгыз! Бездә дә, сездә дә барсы да уңышлы булачак!",- дип теләде шәһәр башлыгы.

Мәйданның төп сәхнәсендә яшьләр сәясәте активистларына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын, шәһәр Мэрының Мактау грамоталарын тапшырдылар. Моннан тыш, шәһәр Мэры премияләре һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның исемле стипендияләре тапшырылды.

Шимбә, 29 июнь 2019, 20:23