Чәршәмбе, 3 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада "Яр Чаллы шәһәренең чаңгы узышлары федерациясе" җирле иҗтимагый оешмасы төзелде. Республикада чаңгы спортын популярлаштыру, шулай ук аны модернизацияләү максатларында Татарстан Республикасы чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев федерация вертикален төзү бурычын куйды. Соңгы елларда федерациянең әгъзалары саны өчтән бер өлешкә арткан. Территориаль берләшмәләрнең артуы республиканың Чаңгы узышлары федерациясенең структурасын һәм мөмкинлекләрен камилләштерүнең дәлиле булып тора. Җирле федерацияләр карарларны үтәүне һәм программаларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәләр, җирле спорт мәктәпләре һәм башка оешмалар өчен үз программаларын формалаштыралар һәм гамәлгә ашыралар, асылда, аерым җирле оешмалар, шулай ук конкрет спортчылар һәм аларның шәхси тренерлары өчен гомумреспублика федерациясенең җитәкче структуралары белән төп контакт звеносы булдырыла.

«Россия чаңгы узышлары федерациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты Елена Вяльбе яңа барлыкка килгән оешмага уңышлар теләде һәм ярдәм сүзләрен җиткерде, ә чаңгыда узышу буенча дүрт тапкыр олимпия чемпионы Николай Зимятов шәһәрнең чаңгы узышлары федерациясенең беренче мактаулы әгъзасы булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, автокала чаңгы спорты традицияләре, узышчыларны әзерләү системасы тотрыклы нәтиҗәләр бирә. "Титан" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә инде биш спорт мастеры, 18 мастерлыкка  кандидат, ике меңнән артык массакүләм разряд спортчы әзерләнгән.

Якшәмбе, 30 июнь 2019, 10:19