Чаллылылар «Җиңү юллары буйлап» автойөрешенә юл тотты. Алар 2 мең чакрымнан артык озынлыктагы маршрутны үтәчәк: Белоруссия башкаласы – Минскига кадәр һәм кире Чаллыга кайтачаклар. Акцияне хәрби көч структуралары ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, шулай ук активистлар үткәрә. Мондый масштаблы автойөреш Татарстан тарихында беренче тапкыр уздырыла, анда 24 кеше – барлыгы 8 экипаж катнаша.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 1 июль 2019, 11:43