Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Гөлчирә Байхуҗа кызы Габитова Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Гөлчирә Байхуҗа кызы Сарман районы Ләшәү Тамак авылында күп балалы гаиләдә туа. Башлангыч мәктәпнең 4 классын тәмамлый.  Сугыш вакытында колхозда кыр эшләрендә эшли. 1950 елда Кемерово өлкәсенең Кисилевск шәһәренә китә, шунда кияүгә чыга. 1971 елда Лениногорскига күчеп кайта, анда пенсиягә чыкканчы төзелештә ташчы булып эшли. 1984 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Гөлчирә Байхуҗа кызының өч баласы, шулай ук өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Ветеран "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов һәм 49 нчы комплексның ветераннар Советы рәисе Валентина Шардакова котлады.

Дүшәмбе, 1 июль 2019, 12:01