Чаллыда традицион чыгарылыш кичәләре узды. Балаларны истәлекле көннәре белән шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев сәламләделәр.
Марсель Мингалимов 1 нче һәм 3 нче мәктәпне тәмамлаучыларга теләкләрен җиткерде. Ул балаларга яңа уңышлар һәм казанышлар, ата-аналарга сабырлык һәм аңлау, ә педагогларга рәхмәтле укучылар теләде. Леонид Барышев 79 нчы лицей-интернат укучыларын котлады һәм укуларында уңышларга ирешүчеләргә бүләкләр тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 1 июль 2019, 08:31