Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәрвәр Мулланур кызы Мәрдәнова, Хәмидә Хафиз кызы Юламанова юбилей белән котлаулар кабул иттеләр. Котлауларга шәһәр Советы депутатлары Эльдар Әминов һәм Илнур Исмәгыйлев та кушылды.

Әгерҗе районының Кызыл Яр авылында туып-үскән Мәрвәр Мулланур кызы Мәрдәновага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул Кызыл Яр авылының туган колхозында эшли. Сугыштан соң Кемерово шәһәренә күчеп килә, анда төзелеш идарәсендә эшли. 1968 елда Мәрвәр Мулланур кызы Төмән өлкәсенең Городище авылына күчеп килә, анда совхозда сыер савучы булып эшли.

1972 елда Мәрвәр Мулланур кызы Кукмара шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы ветеринария станциясендә җыештыручы хезмәтен башкара. 1997 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә. Мәрвәр Мулланур кызы ике бала тәрбияләп үстергән, оныгы һәм оныкчыгы бар.

"1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей даталарына медальләре бар.

Башкортстанның Терекле авылында туган Хәмидә Хафиз кызы Юламановага да шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Хәмидә Хафиз кызы Терекле авылы колхозында эшли. Сугыштан соң ул Казахстанның Актау шәһәренә күчеп китә, анда пенсиягә чыкканчы хастаханәдә җыештыручы булып хезмәт куя. 1997 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә.

Хәмидә Хафиз кызы бер кыз тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Георгиевна Сорошкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул ТР Минзәлә районының Биреевка авылында туа. Сугыш елларында туган авылында каравылчы булып эшли. 1950 елда Михаил Ивановичка кияүгә чыга. 1971 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Валентина Георгиевна «Күзәнәкле бетон заводы» предприятиесендә эшли. Ире белән бергә бер ул тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Валентина Георгиевна Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Аны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфасын башкаручы Алсу Хамматова һәм шәһәр Советы депутаты Альберт Петров котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Сишәмбе, 2 июль 2019, 08:54