6 июль көнне "Коломенское" музей-тыюлыгы территориясендә Мәскәүнең «Сабан туе 2019» халыкара фестивале узачак.
Чаллы делегациясе Мәскәү Сабан туенда "Туган авылым" мәйданчыгы оештыра, ул XX гасыр башындагы татар крестьян хуҗалыгын күрсәтә. Табигый ишегалды корылмалары белән агач йорт урнаштырылачак. Биредә шулай ук тире остасы, кәрзин остасы эшен күрергә, себерке бәйләргә, он иләп карарга мөмкин булачак. Теләгән кеше һөнәрчеләр ярминкәсендә татар халкының декоратив-гамәли сәнгате эшләнмәләрен сатып ала, татар кухнясының традицион ризыкларын авыз итә алачак.
Бәйрәм кунаклары өчен чаллылылар "Аулак өй" (традицион уеннар, ярышлар, җырлар һәм биюләр белән яшьләр утырмалары) театральләштерелгән тамаша әзерләгән. 11: 00дән 16: 00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәренең "Без бит Чаллылылар" кече концерт мәйданчыгы эшләячәк һәм параллель рәвештә шул вакыт арасында халык уеннары һәм ярышлары узачак (капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, күз бәйләп призлар кисү, капчык белән көрәш, балык тоту, йомырка куелган кашык кабып йөгерү, милли көрәш һәм башкалар).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 6 июль 2019, 09:47